20 декабрь 2011 яңалыклары
-
Эштә төрле хәлләр булды
Ринат САФИУЛЛИН, 1 нче оператив бригаданың дежур электромонтеры: - Безнең подразделение һава шартларының торышына, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, һәрвакыт сафта. Ашыгыч һәм кичектергесез эшләрдә - килеп чыккан өзеклекләрне, аварияләрне бетерүдә катнашабыз. 10 кешедән торган бригада райондагы 11 подстанциягә хезмәт күрсәтә. Биредә эшләгән елларда күпне күрергә, төрле хәлләрдә калырга туры...
-
Коллектив горурлыгы
Әлеге рәсемдәге мөлаем ханым - Валентина Сидорова, биредә үзенең хезмәт юлын 1982 елның җәендә оператив бригада электромонтеры буларак башлый. Бер үк вакытта читтән торып нефть техникумын тәмамлый, техник-электрик белгечлеге ала. Әлмәт электр челтәрләренең 2 нче район авыл бүлү челтәрләрендә диспетчер була. Соңгы вакытта Азнакай районы электр челтәрләренең оператив-диспетчер төркеме диспетчеры...
-
Эшебезгә халык бәя бирер
Шәһәр участогы өлкән мастеры Мирсәяф Сәфәров (сулда) һәм мастер Фирдәвес Шакиров Әлмир ЛАТИПОВ, Азнакай электр челтәрләре предприятиесе начальнигы: - 22 декабрь - Энергетиклар көне, үзенчәлекле вакытка - ел төгәлләнү, башкарган эшләргә йомгак ясау чорына туры килә. Шуңа да һөнәри бәйрәмебез һәм Яңа ел алды көннәре, предприятие хезмәткәрләре, әйдәр белгечләр өчен...
-
Барысы да хәтердә...
Таһир ГАЗИЗУЛЛИН, 2 нче оператив бригаданың дежур электромонтеры: - Мине 2 нче район югары көчәнешле подстанциясенә (РВП) 1982 елның маенда электрослесарь итеп алдылар. Җитәкчебез Марсель Мәхмүтов, мастер Фатыйх Әюпов иде. Мине һөнәр серләренә Рафаяз Гәрәйшин белән Георгий Попов өйрәтте. Хезмәт хакы түбән. Фатир турында сүз дә була алмый. Шуңа да...
-
Яшьләребез яңа җиһаз үзләштерә
Сания ХӘМИДУЛЛИНА, реле саклавы һәм автоматика хезмәте өлкән мастеры: - Энергия бирү системасы бернинди өзеклексез эшләсен дисәң, зарарланган урыннарны кичекмәстән ачыклау, аны исәненнән аеру һәм сафка бастыру зарур. Бу эштә реле саклавы мөһим роль уйный: энергия системасында төгәлсезлек килеп чыкканда, электр тогы көчәнеше артып киткәндә яки кимегәндә, электр чылбырын ул...
-
Шәһәр утсыз калмас!
Мирсәяф СӘФӘРОВ, шәһәр участогы өлкән мастеры: - Энергетика системасын үзгәртеп кору безнең шәһәр электр челтәрләре участогына да кагылды: 2006 елның 1 декабреннән коллектив Азнакай район электр челтәрләре предприятиесенең структур подразделениесенә әйләнде. Бүген мин шәһәр халкын электр уты, җылылык белән тәэмин итүчеләрнең эш үзенчәлекләре белән кыскача таныштырып үтәргә телим. Безнең структураның...
-
Нефтьче һөнәре – язмышым
Ишектән керешкә үк, якын туганы килүенә шатлангандай: "Әйдүк, түргә уз, вәт рәхмәт төшкере, хәзер чәй куеп җибәрәм, үт әйдә, үт", - дип каршылады мине нефтьче-ветеран, Ленин ордены, ике тапкыр "Почет Билгесе" ордены кавалеры Фазыйл ага Шәмсетдинов. Хезмәт юлын "Азнакайнефть" идарәсенә багышлаган, әле яңарак кына 85 яшен тутырган сугыш һәм хезмәт...
-
Район башлыгы вазифалары Марсель Шәйдуллинга йөкләнде
20 декабрьдә узган Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышында район башлыгы, район һәм шәһәр Советлары рәисе Рәфис Галиевнең вәкаләтләре туктатылды. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов катнашты. Үз теләге белән "Татнефть" системасына эшкә күчү сәбәпле,...
-
Азнакай саннарда
27 Азнакай районында полициянең 27 участок уполномоченные эшли. ТР ЭЭМ оештырган һәм традициягә әйләнгән "Танышырга рөхсәт итегез!" акциясе барышында участковыйлар үзләре хезмәт күрсәтә торган биләмәләрдәге фатирларны йөреп чыгалар, аларда яшәүчеләр белән танышалар, үзләренең визит карточкаларын калдыралар. Һәр йортта сайлап куелган җаваплы кешеләр аша полиция тарафыннан контроль булдыру зарурлыгы соралганнарны, шулай...
-
Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе!
23 декабрьдә 18.00 сәгатьтә шәһәребезнең Татарстан мәйданында Яңа елның төп чыршысын ачу тантанасы була. Бәйрәмдә пар атларда йөрү, сәүдә итү, тәм-том, шашлык белән сыйлану оештырыла. Әкият геройлары үткәргән уен-бәйгеләрдә катнашучыларны призлар көтә. Үзешчән сәнгать осталары концерт куячак. Кыскасы, бик күңелле булачак, килегез!
-
Актүбәдә – өй туйлары
17 декабрьнең кояшлы көне 29 актүбәле өчен бәхетле һәм тантаналы көннәрнең берсе булды: тузган торак программасы буенча алар Лесная урамындагы өр-яңа йортка күчтеләр. Тузган торак программасы буенча РФ фонды һәм ТР бюджетыннан 38 млн 466840 сум акча хисабына Актүбә бистәсендә беренче 3 катлы йорт төзелде. Яңа фатир ачкычына 29 актүбәле...
-
«Фермалар булса – авыл яши»
ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Айдар Сәлахов, район башлыгы Рәфис Галиев, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашындагы киңәшмәдә төп басым районның аерым хуҗалыкларында үткәрелгән аудит нәтиҗәләренә ясалды. Аудиторлык тикшерүләре «Таллы Бүләк» АХҖК һәм «Урсай» ҖЧҖдә узды. Айдар Фәслах улы шәхсән үзе Кәкре Елга («Марс» ҖЧҖ),...
-
Без спортны сайладык
Карамалы урта мәктәбендә "Начар гадәтләргә каршы мин спортны сайлап алам" илкүләм акция кысаларында чара уздырылды. Физик тәрбия бирү укытучысы Айдар Усманов начар гадәтләр турында чыгыш ясады. Аларның киләчәк тормышка, сәламәтлеккә китергән зыяны турында саннар белән мисаллар китерде. Саннар уйландырырлык иде. Безнең халыкта:"Чир китә, гадәт кала", дигән әйтем бар - сак...
-
Бокс
Җәлил бистәсендә узган иптәшләрчә очрашуда тренер А. Заһиров җитәкчелегендәге команда Азнакай данын яклады. Анда Сарман, Лениногорск, Җәлил бистәсе һәм Башкортостан республикасыннан 80 спортчы катнашты. Ильяс Гарипов һәм Илгиз Мортазин үз үлчәм категорияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. Ә.Сабирова, ДЮСШ инструктор-методисты
-
Милли көрәш
Азнакайның 9 нчы урта мәктәбендә милли көрәш буенча ярышлар узды. А.Миннегалиев остазлыгындагы яшь көрәшчеләр беренче тапкыр чыгыш ясадылар. Шундый ук ярышларны 6 нчы урта мәктәп спорт залында үз шәкертләре өчен Р. Миннеханов та оештырды. «Татнефть» ААҖ спорткомплексында милли көрәш буенча ТР һәм Россия Чемпионы, ТР спорт мастеры Булат Вәлиев истәлегенә...